news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта «Каз өмәсе» узачак

Екатеринбургта «Каз өмәсе» узачак
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татар авылларында беренче салкыннар килү белән каз өмәләре башлана. Каз мамыгын эшкәртүгә багышланган бу үзенчәлекле бәйрәм гади генә хуҗалык эше түгел, ә җыр-моңга, шаяруларга һәм әби-бабаларыбыз өчен аерым мәгънәгә ия булган зур иҗтимагый вакыйга саналган.

Екатеринбургтагы «Агафуровлар йорты» музей клубы һәм «ЯШЕН» оешмасы әлеге матур традицияне яңадан торгыза. 28 ноябрьдә «Татар өе» күргәзмәсе кысаларында «Каз өмәсе» бәйрәме узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Музей хезмәткәрләре бу йоланың ни өчен нәкъ менә елның шушы вакытында үткәрелүе һәм аның күршеләрне ничек берләштерүе турында сөйләячәк.

Ә мавыктыргыч әңгәмәдән соң бәйрәмнең иң кызыклы өлеше башлана: борынгы көйләр астында үз символыгызны (каз рәвешендә фетрдан ясалган уенчык) булдыра аласыз.

Осталар Эльвира Ярмөхәммәдова һәм Элиза Габдуева җитәкчелегендә ясалган каз сыны кыш буе шушы җылы көнне хәтерләтеп торачак, өегезне, биштәрегезне яки Яңа ел чыршысын бизәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot