news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта Каюм Насыйри һәм аның хезмәтләренә багышланган кичә булды

Екатеринбургта Каюм Насыйри һәм аның хезмәтләренә багышланган кичә булды
Каюм Насыйри институты матбугат үзәге

Кичә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә танылган татар галиме, мәгърифәтче, этнограф, язучы һәм педагог Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәдәни кичә узды. Бу хакта «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәне Каюм Насыйри исемендәге фәнни-мәгариф үзәгенең укытучысы Алина Имадиева һәм татар теле курсларында укучы студентлар оештырды. Чарада Каюм Насыйри иҗаты белән кызыксынучы татарлар, җәмгыять оешмалары вәкилләре, журналистлар һәм татар теле һәм мәдәни мирас язмышына битараф булмаучылар җыелды.

Мәдәни кичә Каюм Насыйри музеена онлайн экскурсия белән башланды, аны музей мөдире Кадрия Хәлимова үткәрде. Ул Каюм Насыйри хезмәтләренең бүген дә актуаль булуын, аларның татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында кыйммәтле белем чыганагы булуын билгеләп үтте.

Очрашуда Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗатының төрле аспектларына багышланган докладлар тәкъдим ителде. «Мәгърифәт» үзәге укытучысы Рөстәм хәзрәт Сираҗев Каюм Насыйриның татар теле, педагогика һәм этнография өлкәсендә үстергән өлешенә аерым игътибар бирүен сөйләде.

Кунаклар Каюм Насыйриның төп хезмәтләре тәкъдим ителгән китаплар һәм «Дару үләннәре» күргәзмәсе белән танышты, анда бөек галим җыйган, «Шифалы үләннәр» китабына кертелгән үсемлекләр күрсәтелде.

«Мәгърифәтчелек дәресе: тарихи реконструкция» сәхнә куелышы аеруча кызыксыну уятты. Анда Каюм Насыйри институтының укучылары үзләрен XIX гасыр укытучысы (хәлфә) һәм укучылары (шәкертләр) булып сынап карады, татарлар өчен рус телен өйрәнүнең әһәмияте, белемгә омтылу күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot