news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта кабаттан татар теле дәресләре башланды

Екатеринбургта кабаттан татар теле дәресләре башланды
Фото: tatur.tatarstan.ru

11 февральдә Каюм Насыйри институтның фәнни-белем бирү үзәгендә татар теле дәресләре башланды. Татарстанның Свердловскидагы Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов укучыларны сәламләде һәм татар теленә кызыксыну белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта Татарстанның Свердловскидагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар теле укытучысы Алинә Дамировна татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган кызыклы һәм танып белү дәресе үткәрде. Курсларда укучылар аның эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук «Шифалы үләннәр» категориясеннән сүзләр белән сүзлекләрен тулыландырдылар.

«Барыгызны да һәр якшәмбе, 10.00 сәгатьтә татар теле дәресләренә (Сакко һәм Ванцети ур., 24 йорт) чакырабыз», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100