news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта «ИННОПРОМ» күргәзмәсендә ак аю татар биюен бии

Екатеринбургта «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан стенды иң күңелле мәйданчыкларның берсенә әверелде - биредә татар халык көенә ак аю биеп тора.

Гадәти булмаган биюне ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында күрсәтте.

«ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсе Екатеринбургта 7 июльдән 10 июльгә кадәр уза. Быел ул 15 еллыгын билгеләп үтә. «Екатеринбург-ЭКСПО» павильонында Татарстан стенды да бар, ә күргәзмәдә төбәк делегациясе эшли, аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Видео: Лилия Галимованың телеграм-каналыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot