news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта илле катлы бинаның нигез ташы салынды

“Екатеринбург – СИТИ” эш кварталындагы “Исеть манарасы” дип аталган беренче бинаның нигез ташы салынды

(Екатеринбург, 14 февраль, “Татар-информ”, Миңсылу Ижгузина). Кичә Свердловски өлкәсе губернаторы Эдуард Россель шәһәребездә төзеләчәк “Екатеринбург – СИТИ” эш кварталындагы беренче бинаның нигезенә таш салуда катнашты. Бу бина «Исеть манарасы» дип аталачак. “Екатеринбург – СИТИ” шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Исеть елгасының уң як ярында урнашачак. Екатеринбургны килеп күрмәгәннәргә шунысы да кызыклы булыр дип уйлыйм: бу эш кварталы белән Татарстанның Уралдагы Даими вәкиллеге бинасын биш минутлык кына юл аерып тора.
Эш кварталында беренче ташны салу тантанасында шулай ук өлкә хөкүмәте рәисе Виктор Кокшаров, шәһәр башлыгының беренче урынбасары Александр Якуб, «Bouygues Batiment International» француз төзелеш компаниясенең генераль директоры Оливье-Мари Расин, Югары Пышмада урнашкан УГМК компаниясенең генераль директоры Андрей Козицын катнашты. Андрей Козицын турында әйткәндә аның узган җәй июнь аенда шәһәребездә булып киткән Татарстан Дәүләт Советы делегациясен дә бик яхшы итеп кабул итеп алуын ассызыклап китү дә артык булмас...
Бу эш кварталын проектлауда чыккан матди чыгымнарны ООО «УГМК-Холдинг» тулысы белән үз өстенә алган, ә төзелешне тулысынча матди яктан тәэмин итү белән аның бүлендекле компаниясе УГМК шөгыльләнәчәк.
Мәйданы 66 мең квадрат метр, биеклеге 214 метр булачак “Исеть манарасы” 50 катлы күп функцияләргә ия булган комплекс булачак.
Әлегә бары төзелеш өчен генә 230 миллион доллар чыгым кирәк булачак дип хисапланыла. Проектның архитекторы булып француз «Valode&Pistre» архитектура бюросы, ә генераль подрядчигы ООО «Буиг-Строй». ООО «Буиг-Строй» «Bouygues Batiment International» компаниясенең Екатеринбургта теркәлгән бүлендекле компаниясе.
«Bouygues Batiment International» һәм «Valode&Pistre» архитектура бюросы шулай ук биш йолдызды, бүгенге көн инде төзелеп бетеп килгән “Хәят” («Hyatt») кунакханәсен төзүдә дә УГМКның партнерлары. “Хәят” бер карасаң, аерым бер проект булып саналса да, «Екатеринбург-СИТИ» эш үзәгенең архитектура ансамблендә органик башлангыч булып та торачак.
«Екатеринбург-СИТИ» эш үзәгендә «Исеть манарасы»ннан башка тагын өч күп катлы бина, бизнес-парк, сәүдә галереясы, конференция үзәге, кунакханә һәм паркинглар белән күп тармаклы җир асты инфраструктурасы төзү дә каралган.
«Екатеринбург-СИТИ» барысы 700 мең квадрат метр мәйданны биләячәк.
Беренче ташны салу тантанасында Эдуард Россель бу бина Урта Уралның иң күренекле урыннарыннан берсе булачагын да ассызыклап узды. Губернатор әйтүенчә, 2009 елның җәенә – Урта Уралда Шанхай оешмасы хезмәттәшлеге Дәүләт башлыклары Советы киңәшмәсенә килгән кунакларны югары дәрәҗәдә каршы алу өчен Екатеринбург күзгә күренеп үзгәрергә тиеш.


news_right_1
news_right_2
news_bot