Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта Илһам Шакиров язмышына багышланган фильм күрсәттеләр
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә легендар татар җырчысы Илһам Шакиров язмышына багышланган «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» документаль фильмының премьерасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Татарстан премьерасы 2026 елның гыйнварында булды. Картинаның режиссеры һәм сценаристы – Рәдиф Кашапов. Бу вакыйга легендар җырчының талантын сөючеләрне һәм туган як мәдәнияте якын булганнарның барысын да җыйды, диелә хәбәрдә.
Тамаша башланыр алдыннан кунакларны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов сәламләде. Аннары кунакларга «Татар Екатеринбургы» иҗат проекты җитәкчесе Илдар Хәбибуллин мөрәҗәгать итте. Илһам Шакиров шәхесенең татар халкы тарихында әһәмиятен ассызыклап, ул бу эш үз тамырларына һәм ата-бабаларыбызның рухи мирасына сакчыл караш үрнәге булыр дигән ышаныч белдерде.
Тамашачыларга тәкъдим ителгән фильм Илһам Шакировның тормыш тарихын сөйләде, аның шәхесен тирәнрәк һәм тулырак ачарга ярдәм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз