news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта «Эпос сулышы» күргәзмәсе ачылды

Экспозициягә "Шүрәле турында җыр" Ачык республика этно-арт-проектында катнашучыларның эшләре дә куелган.

 (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Свердловск өлкәсе туган якны өйрәнү музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының «Эпос сулышы» күргәзмәсе ачылды, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә Беларусь, Венгрия, Мисыр, Казахстан, Кыргызстан, Чехия һәм, әлбәттә, Россиядән заманча сәнгать буенча арт-симпозиумнарда катнашучы рәссамнар эшләре тәкъдим ителгән. Алар киндер тукымада дөньяның төрле халыклары эпосын тәкъдим иткән.

Экспозициянең икенче бүлегендә 2011 елның апрелендә үткәрелгән һәм Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган "Шүрәле турында җыр" Ачык республика этно-арт-проектында катнашучыларның эшләре куелган. Арт-проектта бөтен катнашучылар да поэманың төп героен ике метрлы такталарда сурәтләгән.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күчмә күргәзмәсе ачылу тантанасы татар мәдәнияте бәйрәменә әйләнде. Кунакларны чәкчәк һәм Алабуга прәнникләрне белән сыйладылар. Республика һәм халыкара конкурслар лауреаты Тәлгать Зарипов гармунда һәм курайда уйнады. Ә Диләрә Мироваева милли җырлар һәм биюләр белән кунакларның күңелен күтәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100