news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта беренче тапкыр интернет-диктант үтәчәк

Иң белемлегә электрон китап тапшырылачак

(Екатеринбург, 25 август, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Екатеринбургта яшәүче һәр кеше 24-31 августта рус теле буенча үзенең белемен гадәти булмаган рәвештә - интернет-диктант язып тикшерә алачак. Акцияне “Пилот” радиостанциясе оештыра. Ул филологлар тарафыннан махсус әзерләнгән диктант текстын үз сайтына урнаштыра. Диктант шунысы белән үзенчәлекле – ул орфография һәм пунктуация хаталары белән бирелгән.
Акциядә катнашучыларның бурычы – хаталарны төзәтү, тыныш билгеләрен кую.

Диктантларны Урал федераль университетның филология факультеты укытучылары тикшерергә әзер.

“Пилот” радиостанциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, 1 сентябрь – Белем көнендә конкурста җиңүчегә төп приз – электрон китап тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot