Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбургта “Бер шәһәр тарихы” күргәзмәсе
Екатеринбургта “Бер шәһәр тарихы” күргәзмәсе
(Екатеринбург, 25 апрель, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсенең милләтара китапханәсендә “Бер шәһәр тарихы” дип аталган күргәзмә ачылды. Башлыча Мәскәү, Уфа, Йошкар-Ола һәм Санкт-Петербург кебек калаларга багышланган булса да, күргәзмәдә иң зур һәм үзәк урын Казанга бирелгән.
Бу хәл Казанның алда торган меңъеллыгын билгеләп үтү вакыйгасы белән генә аңлатылмый. Китапханә җитәкчесе урынбасары Виктория ханым Арсентьева Казанны Ауропа белән Азия арасындагы иң гүзәл күпер, Көнчыгыш белән Көнбатыш цивилизацияләренең тоташкан үзәге дип атады. “Россия тарихы белән Казан тарихы аерылгысыз. Бөтен юллар да Казанга илтә, тарих Казаннан башлана”, - диде ул.
Күргәзмәдә Россия тарихы, шулай ук Казан тарихына кагылышлы әсбаплар күп. Биредә борынгы Болгар һәм Казан ханлыгы турында тарихи материаллар, Казанның бүгенге көне, мәдәни тормышы, шулай ук Казаннан чыккан бөек шәхесләр турында күп әйберләр урнаштырылган.
Милләтара китапханәнең үзәк залында урнашкан бу күргәзмәне бирегә килүчеләр бик кызыксынып карый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз