news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта балаларга татарча "Кар һәм Буран" спектакле күрсәтелә

Бәйрәмгә килүчеләр өчен фотога төшү зонасы, аквагрим һәм бүләкләр дә әзерләнәчәк.

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ"). 23 декабрь көнне Екатеринбург татарлары балалар өчен "Кар һәм Буран" исемле интерактив  Яңа ел спектакле күрсәтәчәк. Бу хакта Свердловск өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Спектакль татар һәм рус телләрендә сәхнәләштереләчәк. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызыннан тыш, Кар исемле песи баласы, Буран кушаматлы эт баласы, Фитнес атамалы дуңгыз, Багира кушаматлы песи, куян, тычкан белән очрашачак. 
 
Спектакльнең асылына дуслыкның кадерен белү, бер-береңә ышану кебек кыйммәтләр салынган. 
 
Бәйрәмгә балалар өчен тамашадан тыш, фотога төшү зонасы, аквагрим һәм бүләкләр дә әзерләнәчәк. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot