Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта Җәмигъ мәчете төзелеше өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәчет бинасы проектын дәүләт экспертизасы уңай бәяләгән. Екатеринбург мэриясе Җәмигъ мәчете белән мөселман үзәген төзү өчен 8 гектар мәйданлы җир кишәрлеге биргән. Аны Серов трактында, шәһәр төзелеше планы нигезендә Шувакиш урман паркы янында торгызалар.
Объектны торгызуны дәүләт экспертизасы хуплады: проект документациясенә һәм инженер тикшеренүләре нәтиҗәләренә уңай нәтиҗә бирелде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.
«Экспертиза уздык, хәзер төзелешкә рөхсәт алу өчен документлар бирәчәкбез. Шуннан соң төзелешне башлыйбыз. Тулы бер биналар комплексы булачак», - дип сөйләде «Уральский рабочийга» Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Абдул-Куддус Ашарин.
Эскиз проектына аңлатма язуыннан күренгәнчә, биналар комплексы Җәмигъ мәчетеннән һәм мөселман белем бирү үзәгеннән торачак. Шулайк ук җир асты парковкасы да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз