news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Җәмигъ мәчете һәм мөселман үзәге төзелешенә әзерлек турында сөйләштеләр

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) мөфтие Абдул Кудусс Ашарин өлкә вице-губернаторы Олег Чемезов белән эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашуда Җәмигъ мәчетен һәм мөселман үзәген проектлау барышы турында фикер алыштылар. Бу мөһим объектны төзүгә әзерлек төбәк җитәкчелегенең контролендә тора. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфти вице-губернаторга Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Көмеш ярымай» медален тапшырды. Ул милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100