Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбургта җәмәгать эшлеклесе Рафаил Исхаков вафат булган
16 сентябрь көнне Урал федераль университетының журналистика факультеты укытучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Рафаил Исхаковның вафат булган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
- Рафаил Исхаков 1954 елда Башкортстанда туган, ләкин Уралда белем алган. 1976 елда ул Урал дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, күп еллар матбугатта эшләгән, күпмедер вакыт Урта Урал китап нәшриятында редакция мөдире булган.
- 1995 елдан ул университетта эшли башлый, анда күп еллар дәвамында студентларның фәнни-тикшеренү эшләре буенча декан урынбасары була, даими чаралар оештыра.
- Рафаил Лотфулла улы үзенең иҗтимагый эшчәнлеге белән дә билгеле була. Күп еллар дәвамында ул Урал татарларының милли автономияләренең җитәкче органнарына керә, университетның профсоюз тормышында һәм ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша.
«Рафаил Исхаков 16 сентябрьдә вафат булды. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге коллективы гаиләнең кайгысын уртаклаша», – диелә хәбәрдә.
Рафаил Лотфулла улы Исхаков белән хушлашу 2026 елның 19 сентябрендә 11.00 сәгатьтә Широкореченск мемориаль комплексының матәм залында булачак, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз