news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургта «Әйдә, Шаярт!» лигасының чираттагы этабы узды

Екатеринбургта «Әйдә, Шаярт!» лигасының чираттагы этабы узды
Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

23-25 ноябрьдә Екатеринбург татар яшьләре өчен мәзәкләр язу, сөйләм культурасы, актёрлык осталыгы һәм сәхнәдә эшләү буенча интенсив уздырылды. Моның өчен Татарстанның «Әйдә, Шаярт!» КВН лигасыннан профессионаллар һәм «Четыре татарина» командасыннан остазлар килде. Өч көнлек мәктәп Татар мәдәнияте үзәгендә оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте Бөтендөнья татар яшьләре форумына сылтама белән хәбәр итә.

25 ноябрьдә «Б-6» яшьләр үзәгендә командалар үзләренең мәзәкләрен тәкъдим итте. Сәхнәгә өч команда чыкты.

Жюри составына Татарстан Республикасы КВН программа директоры һәм креатив продюсеры Радик Ганиев, Татарстан вәкиллеге консультанты Рифат Юсупов һәм «ЯШЕН» төбәк яшьләр оешмасы җитәкчесе Ринат Каштанов керде.

Уен нәтиҗәләре буенча «Мэр командасы» – беренче, «Алтын алма» командасы икенче урынны яулады. Ә «Әстәгъфирулла» командасы гран-прига лаек булды.

Иң яхшы мәзәк – «Мэр командасы»;

Иң яхшы актриса – Илүзә Хазина;

Иң яхшы актёр – Арсен Хамматов.

Жюри карары буенча Казандагы фестивальгә Свердловск өлкәсенең җыелма командасы барачак.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР КВН тарафыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot