news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта агымдагы уку елында соңгы татар теле дәресе үткәрелде

Екатеринбургта агымдагы уку елында соңгы татар теле дәресе үткәрелде
Фото: Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге

Екатеринбург шәһәрендәге «Каюм Насыйри институты» фәнни-белем бирү үзәгендә агымдагы уку елында соңгы татар теле дәресе узды. Аны тәҗрибәле яшь укытучы Алинә Хәйруллина үткәрде. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы дәрестә татарча ничек санарга икәнен искә төшерделәр, «Алга» лотереясы уены ярдәмендә биш Яңа ел открыткасы уйнаттылар, татар телендә яраткан бәйрәмнәр хакында сөйләделәр.

ТР Даими вәкиллеге консультанты Регина Мансурова, кунакларны Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге исеменнән сәламләп, мәдәни-агарту чаралары һәм татар теле дәресләре үткәрүнең әһәмиятен искәртте.

Алинә Дамир кызы, курсларга йөрүчеләрне дәресләрнең уңышлы тәмамлануы белән котлап, Каюм Насыйри институтының Рәхмәт хатларын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100