news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургның «Орджоникидзевский» Мәдәният үзәгендә Тукай укулары узачак

20 апрельдә 14.00 сәгатьтә Екатеринбургның «Орджоникидзевский» Мәдәният үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иҗади программа була. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укуларда «Йолдыз» татар-башкорт мәдәнияте ансамбле халык коллективы, «Яндар Памаш» фольклор-хореография ансамбле халык коллективы, «Ландыш» ветераннар халык хоры катнаша.

Шагыйрьнең туган көне хөрмәтенә сәхнәдә татар һәм рус телләрендә Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot