news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургның татар яшьләре "татарча йога" дәресенә чакыра

Татар студентлары якташлыгы җәмгыяте рәисе Эльдар Борһанов яшьләргә ана телен өйрәнергә һәм сакларга төрле кызыклы проектлар ярдәм итә, дип белдерде.

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Урал федераль университетының Татар студентлары якташлыгы “Татарча йога” дәресләрен оештырган. Якташлык җәмгыяте рәисе Эльдар Борһанов сүзләренчә, яшьләргә ана телен өйрәнергә һәм сакларга төрле кызыклы проектлар ярдәм итә.

Екатеринбургта татар яшьләре татар телен өйрәнергә булыша торган проектлар тормышка ашыруга зур игътибар бирә. Шәһәр яшьләре арасында һәр җомга кичендә кафега татарча сөйләшү клубына җыелу традициясе бар. Хәзер татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиллеге бинасында дәресләр ачылачак. Ә татар теле белемен камилләштерергә хыялланучылар өчен дәресләр Урал халыклары йортында оештырылачак.

“Безнең татар яшьләре арасында төрле кызыклы шәхесләребез бар. Илина Зарипова, мәсәлән, йога белән шөгыльләнә. Без аңа татар яшьләре өчен йога дәресен татарча үткәрергә сорагач, ул рәхәтләнеп риза булды. Беренче дәрес февральдә булган иде, ә икенчесе бу атнада, 11 мартта узачак. Тәүге дәрес бик күңелле булды, бөтен физик күнегүләрне татар көйләрен тыңлап ясадык. Кызганычка, залга ун кеше генә сыя, югыйсә, тагын да күбрәк кеше килер иде”, - дип хәбәр итте Эльдар Борһанов. 

Илинага 22 яшь. “Мин үзем Башкортстанның Яңауыл шәһәреннән. Екатеринбургта 2011 елдан яшим. Биредә икътисад-технология көллиятен тәмамлап, кунакханә сервисы өлкәсендә белгечлек алдым. Йога белән кызыксынып киттем. Татар яшьләре җәмгыяте белән танышкач, миңа алар татарча йога дәресе үткәрергә тәкъдим итте. Беренче дәрестә кызлар һәм егетләр йога үзенчәлекләре белән танышты. Икенче дәрескә бик ныклап әзерләнәм. Гел татар телендә генә үткәрергә телим. Татар гаиләсендә туып, татарча сөйләшеп үссәм дә, Екатеринбургта яши башлагач, татар телендә сирәк сөйләшәм. Татар теле онытылмасын дип борчылам. Шуңа күрә татар яшьләре белән очрашу, аралашуга сәбәп булуы үземә дә бик файдалы. Татар яшьләре белән миңа күңелле, башка проектларга чакырсалар да катнашырга әзермен”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Илина Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100