news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургның татар һәм башкорт оешмалары мохтаҗларга азык-төлек таратачак

14 майга кадәр 100 азык-төлек җыелмасын әзерләү һәм тарату планлаштырыла.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсенең татар һәм башкорт оешмалары "Мәрхәмәт" акциясенә кушылды. Алар мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары белән ярдәм итәчәк. Бу категориягә пенсионерлар, ветераннар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр керә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Проектны «Урал таулары» татар яшьләре оешмасы гамәлгә ашыра. Ярдәм күрсәтүдә «ЯШЕН», «Урал татарлары», «Свердловск өлкәсе башкортлар корылтае», «Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте», «Екатеринбург татарларының җирле милли-мәдәни мохтәрияте», “Свердловск башкортлары” берләшмәсе катнашачак.

Өлкәннәр һәм балалы гаиләләр өчен азык-төлек җыелмалары әзерләнәчәк. Бер җыелманың бәясе - 500 сум. Ике атна дәвамында, ягъни 14 майга кадәр 100 азык-төлек җыелмасын әзерләү һәм тарату планлаштырыла.

"Акцияләргә башка иҗтимагый оешмалар да кушылса, шат булачакбыз. Бары тик бергә генә күп эш башкара алабыз!” – ди яза акцияне оештыручылар үз төркемнәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100