news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургның Орджоникидзе районында яңа мәчет төзелешенә урын эзлиләр

Орджоникидзе районы хакимиятендә «Зөбәрҗәт» мөселман оешмасы делегациясен кабул иттеләр.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Екатеринбургның Орджоникидзе районында яңа мәчет өчен мәйдан эзләү башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Орджоникидзе районында 290 мең кеше яши, аларның 30 процентка якыны - традицион ислам динен тотучы татарлар һәм башкортлар» - дип сөйләде «Зөбәрҗәт» мөселман оешмасы рәисе Таһир хәзрәт Шәрәфиев.

Районда хәзер мәчет төзелешенә бүлеп бирү өчен буш җир кишәрлеге юк. «Әмма бу мәсьәләне хәл итү юллары бар. Ким дигәндә, ике вариант билгеләнде. Хәзер инициатив төркем аларны эшләү белән шөгыльләнәчәк, ә без, үз чиратыбызда, аларга максималь рәвештә ярдәм итәчәкбез» — диде хакимият башлыгы Роман Кравченко.

Мөселман вәкиле хәбәр иткәнчә, вариантларның берсе итеп, хакимияттә җире һәм төзелеш планы булган төзүчене табарга, аңа зур булмаган мәчет яки Ислам мәдәни үзәге төзүне тәкъдим итәргә киңәш итәләр. Дин эшлеклесе сүзләренә караганда, комплекста хәләл кафесы да булган мондый вариант тирә-юньне баетачак һәм төрлеләндерәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100