news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Екатеринбургның мөселман зиратында кабат өмә оештыралар
Екатеринбургта мөселман зиратының мәйданы 5,2 гектарны тәшкил итә.
Скопировать ссылку
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). 29 июнь көнне Екатеринбургның мөселман зиратында кабат өмә булачак. Бу хакта Свердловск өлкәсе Татар конгрессы хәбәр итә.
Моңа кадәр җирле татарлар 12 июнь көнне зиратны тәртипкә китерү өчен җыелган булган һәм өмәгә көтелгәннән күбрәк халык килгән. Әмма башкарасы эшләр әле бик күп, тарихи каберлекләр яңа төзелешләр астында калырга тиеш түгел, диелә хәбәрдә.
Биредә эш күбрәк карт агачларны, куакларны кисүдән гыйбарәт булачак. Шуңа да өмәдә катнашучылардан үзләре белән эш кораллары алып килү сорала.
- Екатеринбургта мөселман зиратының мәйданы 5,2 гектарны тәшкил итә. Аңа 1879 елда нигез салынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot