news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургның Мәҗит Гафури исемендәге татар һәм башкорт мәдәнияте оешмасы юбилейга җыела

Бәйрәм кичәсендә Татарстаннан һәм Башкортстаннан мәдәният һәм сәнгать әһелләре, галимнәр, язучылар катнашуы көтелә.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). Свердловск өлкәсендә Мәҗит Гафури исемендәге Татар һәм башкорт мәдәнияте оешмасы 35 еллыгына багышланган кичәгә әзерләнә. Бәйрәм чарасы 11 февральдә шәһәрнең “Щелкунчик” балет театрында узачак, дип хәбәр итә Екатеринбург хакимиятенең матбугат хезмәте.

Юбилейда Татарстаннан һәм Башкортстаннан мәдәният һәм сәнгать әһелләре, галимнәр, язучылар катнашуы көтелә. Программада Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Һади Такташ шигырьләре яңгыраячак.

Екатеринбургта 1980 еллар башында оешкан Мәҗит Гафури исемендәге җәмгыять 2006 елдан Башкортстандагы “Мәҗит Гафури – XXI гасыр” мәдәният фондының филиалы булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100