news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургның Бакыр мәчетендә Ислам дине буенча курслар ачыла

Курслар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, татарча һәм русча булачак.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Екатеринбургның Исмагыль Әл-Бохари исемендәге Бакыр мәчетендә дин сабаклары бирелә башлый. Бу хакта "Урал татарлары" сайты хәбәр итә.
 
Курслар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә узачак. Шимбә дәресләр - татар телендә, якшәмбе русча укытыла. 
 
Биредә гарәп теле, Коръән уку, пәйгамбәрләр тарихы һ.б. юнәлешләр буенча белем алырга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә. 
 
Беренче дәрес 6 октябрьгә билгеләнгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot