news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургның 300 еллыгына Татар бистәсе экскурсия маршруты төзелә

Экскурсия кысаларында 1890 елларда төзелгән сәүдәгәр Агафуровлар утарлары, шул ук исемдәге сквер һәм Миллер утары белән танышырга мөмкин булачак.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). 2023 елда Екатеринбург шәһәренә нигез салынуга 300 ел тулачак. Шул уңайдан, җирле татарлар шәһәргә бүләк әзерли. Биредә Татар бистәсе экскурсия маршруты төзелә. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Яшен" оешмасы хәбәр итә. 
 
Экскурсия кысаларында 1890 елларда төзелгән сәүдәгәр Агафуровлар утарлары, шул ук исемдәге сквер һәм  Миллер утары белән танышырга мөмкин булачак. 
 
Екатеринбургта Татар бистәсе 1820-1930 елларда булуы мәгълүм. 1892 елда төзелгән Агафуровларның төп йортында хәзер Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге урнашкан. Революциядән соң татар-башкорт оешмасына тапшырылган Миллер утарын исә 2021 елда төзекләндереп бетерергә ниятлиләр. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100