news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбургка “Яшьләр поезды”нда волонтерлар һәм Сочи-2014 вәкилләре килә

Аның пассажирлары Урал яшьләре һәм шәһәр хөкүмәте вәкилләре белән очрашып, Россиядә волонтерлар хәрәкәтенең үсеше турында сөйләячәк

(Екатеринбург, 24 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова) Екатеринбургка бүген “Яшьләр поезды”нда Волонтерларның милли хәрәкәте һәм Сочи-2014 Олимпиадасының оештыру комитеты вәкилләре килә. Спортның уен төрләре сарае “Уралочка” матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, кунакларның максаты – волонтер хәрәкәте үсеше өлкәсендә тәҗрибә һәм эш методикасы белән уртаклашу.

“Поезд бүген Екатеринбургта булачак. Аның пассажирлары Урал яшьләре һәм шәһәр хөкүмәте вәкилләре белән очрашып, Россиядә волонтер хәрәкәтенең үсеше турында сөйләячәк”, - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә, волонтерлар арасында Сочи-2014 Олимпиадасының оештыру комитеты волонтерлары белән эшләүче идарәнең өлкән менеджеры Нелля Гуданцева, шулай ук Казанда үтәчәк универсиаданың волонтерлары белән эш итү бүлегенең баш белгече Константин Черников та булуын хәбәр итеп.

РФның спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы һәм Яшьләр эше буенча Федераль агентстлыгы 14-26 июньдә “Яшьләр поезды” волонтерлар акциясен үткәрә. Екатеринбург поезд тукталышы планлаштырылган 8 эре шәһәрләр исемлегендә. 14 июньдә поезд Мәскәүдән чыга. Акциядә катнашучылар Улан-Удэ, Иркутск, Новосибирск и Омск шәһәрләрендә булган да инде. Акция үтәчәк шәһәрләр исемлегендә тагы да Красноярск, Төмән һәм Казан калган.

Һәр шәһәр өчен программа төрлечә. Рәсми очрашулардан соң, ул үз эченә танылган спортчылар, спорт ветераннары, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы спорт чараларын оештыру, волонтерларның мастер-классларын да ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot