Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбург журналисты: Татар телен саклауда милли радиоларның әһәмияте зур
Фәвия Сафиуллина фикеренчә, Екатеринбург өлкәсенә FM ешлыкта эшли торган татарча радио кирәк.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Екатеринбург өлкәсенең «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина татар телен саклауда милли радиостанцияләрнең зур роль башкарганын әйтте.
«Аллага шөкер, бездә татар телеканалы бар. Ләкин бөтен кеше көне буе телевизор алдында гына утыра алмый. Безгә үзебезчә, саф татарча сөйләп торучы радио кирәк. Татарстанда күп бит алар, берсеннән-берсе әйбәт, шәп радиостанцияләр. FM ешлыгындагы татар радиосын бездә дә тыңлап булса әйбәт булыр иде. Татарны татар итеп саклау өчен, иң әһәмиятле чараларның берсе ул», — диде журналист.
Аның сүзләренчә, радиоларны интернетта гына тыңлау мөмкинлеге җитеп бетми.
«Әйе, радиоларның барысын да интернетта тыңларга мөмкин. Ләкин һәрвакытта түгел. Әйтик, мин машинада барам, ә телефон бөтен җирдә дә тотып бетерми», — диде ул «Интертат»ка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз