news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбург үзәгендәге Агафуровлар утары татарларга бирелергә мөмкин

Хәзергә арендага алынган бина вәкиллек карамагына күчсә, анда төзекләндерү эшләре үткәреләчәк, ди даими вәкил.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Екатеринбург үзәгендә урнашкан Агафуровлар утары Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегенә тапшырылачак. Бу хакта "Урал татарлары" сайты хәбәр итә. 
 
Вәкиллектә белдергәнчә, әлеге мәсьәлә буенча сөйләшүләр бара. Оешма хәзер дә шул бинада урнашкан. 
 
Утар даими вәкиллек карамагына тулысынча күчеп, аның милке булып санала башлаганнан соң да бар да шул килеш калачак. 
 
Татарстанның Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов әлегә бина арендада булуын, әгәр дә ул вәкиллек карамагына күчсә, анда төзекләндерү эшләре үткәреләчәген белдергән. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot