news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург яшьләре «Әйдә, сөйләшик» татар теле марафонының икенче төркемен җыя

Татар телен өйрәнә башлаучылар өчен марафон 20 апрельдән 3 майга кадәр дәвам итәчәк, анда теләге булган һәркем катнаша ала.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Екатеринбургта «Урал таулары» татар иҗтимагый оешмасы татар телен өйрәнүчеләр өчен «Әйдә, сөйләшик» онлайн-марафонының инде икенче төркемен җыя. Бу хакта «Урал татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Беренче марафонда 30 кеше катнашкан. Анда балалар һәр көнне грамматикадан һәм телдән төрле биремнәр үти: шигырьләр һәм тиз әйтемнәр укый, җырлар җырлый, ассоциацияләр әзерли. Иң күп очко җыйган катнашучылар татар принты белән футболкалар, татар теле дәреслеге, этник бизәнү әйберләре һәм блокнот һәм башка призлар алган.

Бу юлы оештыручылар программаны алдагысыннан шактый тулыландырган: кураторлар белән кире элемтә санын арттырган, катнашучылар арасында телдән сөйләшү һәм интерактивлар өчен күбрәк биремнәр өстәгәннәр. Димәк, шул ук кыска вакыт эчендә марафоннан һәркем тагын да күбрәк файда ала алачак.

Марафонда катнашучыларны почта аша көн саен биремнәр: Telegram-каналда файдалы өстәмә материал; грамматикадан язма һәм телдән биремнәр, аудио һәм видеоматериаллар, заманча лексика; скриншот, фото һәм аудиоязмалар рәвешендәге көндәлек хисаплар; даими кире элемтә һәм остаздан ярдәм көтә.

Марафонда катнашу өчен анкетаны сылтама буенча тутырырга, Telegram урнаштырырга, алга таба инструкцияләр көтәргә кирәк.

Татар телен өйрәнә башлаучылар өчен марафон 20 апрельдән 3 майга кадәр дәвам итәчәк, анда теләге булган барлык кеше катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100