news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург татарлары шәҗәрә төзергә өйрәтә торган очрашуга чакыра

Екатеринбург татарлары шәҗәрә төзергә өйрәтә торган очрашуга чакыра
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

23 ноябрьдә Екатеринбургта «Нульдән шәҗәрә — ничек шәҗәрә төзергә» чарасы узачак. Теләге булган һәркем шәҗәрә агачы төзү буенча беренче адымнар турында лекциягә һәм шөгыльгә чакырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спикер Руслан Харисов үзенең зур гаиләсенең шәҗәрә агачын төзегән инде. Шулай ук туган авылында Шәҗәрә бәйрәме үткәргән, Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы татарлары генеалогиясе буенча «Туганнар Урал» онлайн проектын башлап җибәргән.

Руслан мөстәкыйль рәвештә үз шәҗәрәңне төзи башлау, мәгълүмат эзләү, чыганакларны табу турында сөйләячәк. Архивлар белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашачак. Иң мөһиме – ни өчен безгә ата-бабаларыбызның тарихын белергә, җыярга һәм сакларга кирәклеген аңлатачак, диелә хәбәрдә.

Чарага һәр яшьтәге кызыксынучылар чакырыла, әмма проект беренче чиратта — яшь буын өчен. Барлык катнашучылар да эш башлау өчен кыскача мини-методик күрсәтмә алачак.

Воркшоп 23 ноябрьдә пәнҗешәмбе көнне уза. Җыелу вакыты 18.30 сәгатьтә, чара 19.00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар «Агафуровлар йорты» музей клубының атаклы татар сәүдәгәрләре тарихы белән сугарылган залда була алачак. Башта «Агафуровлар йорты» музей клубы буенча кечкенә экспресс-экскурсия оештырыла, аннан соң лекция һәм воркшоп була.

Чара «ЯШЕН» татар яшьләр оешмасы, «Агафуровлар йорты» музей-клубы һәм Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәме белән оештырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100