news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург татарлары Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Екатеринбург татарлары Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Ләйсән Сафина

Екатеринбургның татар җәмәгатьчелеге каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вакиле урынбасары Фәвия Сафиуллина сүзләренчә, татарлар инде икенче ел шушы һәйкәл янына җыела.

«2021 елда Татарстан Республикасы ярдәме белән Муса Җәлилгә ике бюст ясалды, берсен Серов шәһәренә куйдык. Һәйкәл ачылу бик зур бәйрәм булды. Екатеринбургта татар кешесенә беренче һәйкәл ачылды. Елына ике тапкыр, 15 февральдә һәм 25 августта, һәйкәлгә чәчәк салырга килү матур традициягә әверелде», - диде ул.

Чәчәк салу тантанасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте газета-журналларының баш мөхәрирләре дә катнашты.

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Муса Җәлил, аның көрәштәшләре һәм аларның исемнәрен туган якка алып кайткан шәхесләрне искә алды. «Муса Җәлил үзенә тиешле данны әле алып бетермәде. Аңа багышланган һәйкәлләр Россия буйлап урман кебек таралган булыр иде. Каһарманнарның исемнәрен кайтару өчен искиткеч зур эш башкарылды», - диде ул.

Чарада Муса Җәлилнең шигырьләре яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100