Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбург татарлары иске мөселман зиратын чистартырга җыела
29 апрель көнне Екатеринбург татарлары шәһәрнең Репин урамында урнашкан иске мөселман зиратында өмә оештыра.
«Мөселман зиратының торышына битараф булмаган кешеләр бик күп. Без зиратны елына берничә тапкыр чистартабыз. Язгы өмәгә кешеләр күбрәк килә, 70ләп кеше җыела. Иң мөһиме – бу чарада катнашучыларның күбесе – яшьләр. Без бөтен кешене чакырабыз», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Яшен» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ринат Каштанов.
Аның сүзләренчә, өмәгә зиратта җирләнгән кешеләрнең туганнары да килә.
«Без алардан зиратта җирләнгән туганнары турында сорашабыз, мәгълүматны җыеп барырга тырышабыз, чөнки хәзерге вакытта бу зиратта җирләнгәннәр турында сөйләрлек кешеләр юк диярлек», – дип сөйләде ул.
Өмә 10:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар өмәдә катнашырга теләүчеләргә бөҗәкләрдән саклану чараларын күрергә киңәш итә. Соңыннан оештыручылар пылау белән сыйлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз