Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбург татарлары 15 еллык сайтларын саклап калу өчен ярдәм сорый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген, 17 майда, «Татар Екатеринбургы» медиа порталы унбиш еллыгын билгеләп үтә. eka.tatar Урал башкаласының татарча вакыйгалары, үткәне, урыннары һәм кешеләре турында яза. Бәйрәм көне бер яктан шатлыклы, икенче яктан борчулы – портал эшен тәэмин итү өчен техник һәм матди мөмкинлекләр булмау сәбәпле, сайт ябылырга тора, дип яза «Татар Екатеринбургы» сайтының нәшер итүчесе һәм мөхәррире Илдар Хәбибуллин. Ул ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Социаль челтәрләр һәм клиплы фикерләү заманында проект Екатеринбург һәм Урта Урал татарларының тарихи елъязмасы буларак эшчәнлеген дәвам итә. Унбиш ел дәвамында сайтның техник өлеше бер тапкыр да яңартылмаган. Ул берничә тапкыр гамәлдән чыкты һәм алга таба ничек эшләве билгесез, диелә.
Хәзерге вакытта eka.tatar шәхси акчалар хисабына финанслана. Бу – мөмкинлекләре бик чикләнгән иҗтимагый проект. Медиа яңа сайтка, уңайлы мобиль версиягә, фирмалы стильгә, хезмәт күрсәтү һәм мөхәррир эшен бер елга булса да тәэмин итү өчен матди ресурсларга мохтаҗ. Исәпләүләргә караганда, бу – 370 мең сум. Төгәл смета бар. Аның буенча иганәчеләр алдында хисап тотарга әзер булабыз, диелә хәбәрдә.
Сайтның мөхәррире укучылар, журналистлар һәм меценатларга мөрәҗәгать итә. «Безнең мәкаләләрне уртача 3 меңнән 5 меңгә кадәр кеше укый. Әгәр һәркем 100әр сум җибәрсә, сумма җыелачак. Ярдәм иткән һәркемнең исеме яңа сайттагы беренче мәкаләдә телгә алыначак. 1000 сумнан башлап кертем ясаган кешеләр аерым билгеләп үтеләчәк», – дип мөрәҗәгать итә сайтның нәшер итүчесе һәм мөхәррире Илдар Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз