Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Екатеринбург шәһәренең Халыклар Иҗаты йортында Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш һәм зур концерт булды
^Екатеринбург шәһәренең Халыклар Иҗаты йортында Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш һәм зур концерт булды
(Екатеринбург, 13 март, «Татар-ннформ», Фәвия Сафиуллина). “Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу көнен билгеләп үтү бөтенроссия күләмендә генә калмыйча, колачы белән халыкара масштабка җитте. Җәлил татар халкының батыр улы гына түгел, элеккеге Советлар Союзында яшәгән бар халыкның да горурлыгы”. Свердловски өлкәсе мәдәният министры Наталья Ветрова, Халыклар иҗаты йортында бу зур датага багышлап уздырылган тантанада ясаган чыгышын шундый сүзләр белән башлап җибәрде.
Җәлил көннәре Свердловски өлкәсендә гыйнварь аеннан бирле бик киң билгеләнеп үтелде. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә Җәлил шигырьләрен уку буенча бәйгеләр, шигырь бәйрәмнәре оештырылды. Өлкә газетасы битләрендә “Гасыр улы” дип аталган зур викторина игълан ителде. Екатеринбург шәһәрендә эшләп килүче Милли медиа-холдинг җитәкчеләре, өлкә Думасы депутатлары белән берлектә, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов һәм башка сәхнә осталары катнашында төрле шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә әдәби-музыкаль кичәләр оештырды.
Наталья ханым Ветрова, бу эшләргә кыскача күзәтү ясаганнан соң, 1200 кеше сыярлык зур залеы тутырып килгән халыкны бәйрәм белән котлады. Аннан соң сүзне Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Андрей Кузьмин алды. Ул залда утыручыларга Татарстан Республикасы президентының махсус мөрәҗәгатен җиткерде. Андрей Кузьмин Свердловски өлкәсе хакимияте җитәкчелегенә һәм өлкә мәдәният министрлыгына бөек татар улының юбилеен шулай зурлап билгеләп үтәргә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерде.
Тантанада шулай ук Свердловски өлкә Думасы рәисе урынбасары Наил Шәймәрдәнов, Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Равил Бикбов һәм башкалар чыгыш ясадылар. Аннан соң Урал дәүләт консерваториясе симфоник оркестры, Халык кораллары оркестры, Урал дәүләт рус халык хоры, Казан шәһәр филармониясеннән килгән иҗат төркеме катнашында зур концерт булды. Концерт рус һәм татар телләрендә барды.
Урал дәүләт консерваториясе халык кораллары оркестрының татар көйләрен башкаруы бар халыкның күңеленә хуш килде. Иң ахырдан Салих Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы” яңгырады. Зал тулы халык аягурә басып озаклап кул чапты.
Мәдәният министры Наталья Ветрова, халыкларның күңел җәүһәрләрен чагылдыра торган мәдәниятны бер-беребезне берләштерә торган иң зур көч дип атады.
Каһарманг шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар Свердловски өлкәсендә әнә шундый күтәренке рух белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз