news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Екатеринбург шәһәрендә яшәүче татар кызы “Хәзерге яшьләрнең Муса Җәлилгә карашы” дигән темага эзләнүләр ясап, реферат язды.

^Екатеринбург шәһәрендә яшәүче татар кызы “Хәзерге яшьләрнең Муса Җәлилгә карашы” дигән темага эзләнүләр ясап, реферат язды.

(Екатеринбург, 13 март, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәрендә 35нче гамназиянең 10нчы сыйныфында белем алучы Назлыгөл Ижгузина бу турыдагы чыгышын Урал галимнәре, Казаннан килгән зур делегация һәм җәмәгатьчелек каршында Муса Җәлилнең 100 еллыгын үткәрү чаралары барганда ясады. Аның доклады тыңлаучыларга бик зур тәэсир итте.

Назлыгөл бүгенге яшь буын вәкилләренең Җәлил иҗатына карашын өйрәнеп ясаган нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, мәгариф системасы реформасыннан соң мәктәп программасында Җәлил иҗатын өйрәнү каралмаган. Яшьләрнең алтмыш проценттан артыграгы Муса Җәлилнең кем икәнлеген белми, аның белән кызыксынмый. Шунысы аяныч, алар арасында татар гаиләсендә тәрбияләнүче балалар да күп.

Назлыгөл Ижгузина үзенең чыгышында татар гаиләләрендәге милли тәрбия кебек бик зур проблеманы да күтәрде. Мәктәп программасында булмаган әйберләрне гаилә генә бирә ала, диде ул. Туганнан башлап татар мохитында үскән бала үз язучылары, шагыйрьләре белән кызыксынырга тиеш. Назлыгөл фикеренчә, Муса Җәлил иҗаты үзенең көчле рухы белән бүген дә актуаль, ул катлаулы заманда үзеңне югалтмыйча яшәргә ярдәм итә.

Үзенең чыгышын Назлыгөл шагыйрьнең “Имән” дигән шигыре белән төгәлләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot