news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Екатеринбург шәһәр думасына татар милләтеннән булган депутатлар да сайланды

^Екатеринбург шәһәр думасына татар милләтеннән булган депутатлар да сайланды

(Екатеринбург, 22 март, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Бу көннәрдә Екатеринбург шәһәре думасына сайлаулар булып узды. 35 округка бүленгән зур, куәтле шәһәр халкы якындагы дүрт елда үз язмышын хәл итүчеләрне сайлады.

Быелгы сайлауларның тарихта күрелмәгән бер үзенчәлеге булды: депутат исемен алу өчен көрәшүче өч йөзгә якын кандидат арасында тугыз татар кешесе дә бар иде. Әйтергә кирәк, шуларның алтысы – бик лаеклы, милләт горурланырлык егетләребез. Аларның думага үтүе йөз меңгә якын татар кешесе яшәгән шәһәрдә татарларның милли тормышын җайга салуны профессиональ югарылыкка күтәрү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә дә күп кенә иҗтимагый оешма җитәкчеләренә сайлауалды кампаниясендә җиң сызганып эшләп алырга туры килде.

Хәзер инде эшләнгән эшнең нәтиҗәсе дә билгеле булды. Шәһәр тарихында беренче тапкыр төп вәкиллек органында дүрт татар кешесе эшләячәк. Дүртесе дә көчле эшмәкәрләр. Икесе моңа кадәр татар милли тормышына азмы-күпме ярдәм итеп торган кешеләр. Кызганыч, милләт өчен җаны-тәне белән тырышып йөрүче милләтпәрвәр егетләребез үтә алмады. Шуңа карамастан, Свердловски өлкә законнар чыгару җыелышының вәкилләр палатасы депутаты Альберт Абзалов фикеренчә, яуланылган казанышны милләт үсеше файдасына кулланырга мөмкинчелек табылыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot