news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбург шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә күмәк ифтар узды

Екатеринбург шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә күмәк ифтар узды. Чарада татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.

Ифтарга җыелучырга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган ролик күрсәттеләр. Фильмда Россиядә юбилей елында узачак бу вакыйгага багышланган чаралар турында сөйләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Свердловск өлкәсе Диния нәзарәте татар иҗтимагый тормышында актив катнашучыларга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга махсус әзерләнгән дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot