Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбург шәһәрендә Уралда ислам торышына багышланган фәнни-гамәли конференция узды
Екатеринбургта «Ислам на Урале: история, современность, вызовы» дип аталган VI төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Конференциядә Екатеринбург, Пермь, Уфа, Төмән, Чиләбе, Хабаровск шәһәрләреннән җыелган дин әһелләре, ислам белгечләре, теологлар, дин белгечләре катнашты.
Чараны Свердловск өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте, «Урал дәүләт тау университеты»ның теология кафедрасы, «Этноконфессиональ тикшеренүләр, экстремизмны профилактикалау һәм террорчылык идеологиясенә каршы көрәш үзәге», «Ярдәм» татар һәм башкорт мәдәниятенең рухи үсешенә ярдәм итә торган Свердловск төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды. Конференция өлкәнең эчке сәясәт департаменты ярдәме белән һәм Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгының субсидиясен тормышка ашыру кысаларында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз