news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбург шәһәрендәге бер урамга Габдулла Тукай исеме биреләчәк

Екатеринбург шәһәрендә бер урамга бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирү планлаштырыла. Шәһәр җитәкчелеге белән беренчел килешү бар, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов.

«Екатеринбургтагы бер урамга шагыйрь Габдулла Тукай исемен бирү турында сөйләшүләр бара. Бу бер татар оешмасының инициативасы. Без шәһәр башлыгы белән сөйләштек. Шәһәр халкы белән фикер алышу озакка сузылмасын өчен, бу яңа микрорайонындагы берәр урам булырга мөмкин», - диде ул.

Искәртеп үтик, узган елның октябрендә Екатеринбургта Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды, ә быелның 9 маенда шагыйрьгә мемориалны Серов шәһәрендә ачарга планлаштыралар. Муса Җәлил бу шәһәрдә 30 нчы елларда яшәгән һәм эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot