news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбург мөселманнары да үзләренең рухи-мәдәни үзәген булдырырга тели

Екатеринбург мөселманнары да үзләренең рухи-мәдәни үзәген булдырырга тели

(Екатеринбург, 11 апрель, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Күптән түгел Екатеринбург шәһәрендә яңа синагога ачылды. Аны ачу тантанасында Свердловски өлкәсе губернаторы Эдуард Россель, Свердловски һәм Верхотурье архиепискобы Викентий, Свердловски өлкә мөселманнарының Диния идарәсе мөфтие Сибгатулла хаҗи Сәйдуллин, шулай ук өлкә һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләре һәм төрле конфессия вәкилләре катнашты. Төрле милләт вәкилләренең һәм төрле дин тотучыларның толерантлылыгын күрсәтә торган бу вакыйга бер яктан куандырса, икенче яктан ул кайбер мөселман даирәләренең канәгатьсезлеген дә тудырды.

Моның сәбәбен бер генә нәрсә белән аңлатырга була. Куәтле Урал башкаласының үзәген күз явын алырдай матур итеп төзелгән чиркәүләр, синагогалар бизи. Ә сан ягыннан икенче урында торучы мөселман динен тотучылар мәчетләрне зур шәһәрнең тирә-юнендә генә төзергә мәҗбүр. Инде ничәмә еллардан бирле шәһәр үзәгендә мөселманнарның рухи-мәдәни үзәген төзү өчен җир алырга мөмкинчелек юк.

Моннан берничә ел элек шәһәрнең Шейнкман урамы, 19нчы йорт адресы буенча урнашкан һәм Урал мөселманнарының тарихи мирасы булып саналган ярымҗимерек йортны Сибгатулла хәзрәт Сәйдуллинга биргән булганнар. Әмма түбәсе иске булу нәтиҗәсендә яңгыр-кар астында калган бу йорт бүгенгә кадәр җимерелеп, ишелеп ята. Төзелеш алып бару өчен теләкләре дә, матди нигезләре дә булган мөселман егетләрен Сибгатулла хәзрәт ни сәбәптәндер якын да җибәрми.

Үтенеч белән җирле идарә органнарына мөрәҗәгать итүнең дә файдасы юк. Үтенеч хатларында мөселманнарга инде бирелгән җир бар, дип кенә җавап бирәләр. Шуңа күрә, бу хәлгә битараф булмаган мөселманнар хакимият органнарына җәмәгатьчелек фикерен ирештерү нияте белән, Екатеринбург шәһәре уртасында мөселманнарның рухи-мәдәни үзәген төзү өчен җир бүлеп бирүне сорап имзалар җыя башлады.

Бүгенге көндә инде меңгә якын имза җыелды. Мөселманнар алга таба җыен җыеп, әлеге мәсьәлә буенча Екатеринбург шәһәр хакимияте башлыгына һәм яңа сайланган шәһәр Думасы депутатларына мөрәҗәгать итәргә уйлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot