Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Екатеринбург кешесен мөселман булмаган халыкларга карата нәфрәт уяткан өчен хөкем иткәннәр
Ул социаль челтәрдә ислам динен тотмаган кешеләргә карата дошманлык һәм нәфрәт хисләре уята торган видеоматериаллар урнаштырган.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Екатеринбургның Тимер юл районы суды социаль челтәрдә экстремистик материаллар урнаштырган ир-атка карата хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең Россия гвардиясе гаскәрләре буенча идарәсенә сылтама ясап.
Суд аны Россия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (дошманлык һәм нәфрәт хисләре уяту, кешенең абруен түбәнсетү) буенча гаепле дип тапкан һәм 240 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем иткән.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, ул 2014 елның декабрендә социаль челтәрдә үз сәхифәсендә ислам динен тотмаган кешеләргә карата дошманлык һәм нәфрәт хисләре уята торган видеоматериаллар урнаштырган.
Әлеге видео белән гади гражданнар да, хәрби хезмәткәрләр дә танышкан. Закон бозучының эшчәнлегенә 2017 елда чик куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз