news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург «Күгәрчен» татар һәм башкорт фольклор ансамбле яңа укучылар җыя

«Күгәрчен» башкорт һәм татар фольклор ансамблендә 6-17 яшьлек балалар шөгыльләнә.

Екатеринбург «Күгәрчен» татар һәм  башкорт фольклор ансамбле яңа укучылар җыя
tatar-congress.org

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Екатеринбургның «Күгәрчен» татар һәм башкорт фольклоры ансамбле яңа укучылар чакыра. Бу хакта Урал татарлары сайтына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коллективта балалар җырларга, биергә өйрәнә, Урал халыкларының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша. Беренче уку елыннан соң ук балалар әти-әниләрен мәктәп сәхнәсендә генә түгел, шәһәр һәм өлкә мәйданчыкларында да чыгышлары белән сөендерәләр», диелгән хәбәрдә.

«Күгәрчен» берничә тапкыр региональ, Россия һәм халыкара фестивальләр һәм конкурслар дипломанты һәм лауреаты булды. Словакия, Польша, Чехия кебек Европа илләре фестивальләрендә катнаша.

Ансамбль репертуарында башкортлар һәм татарлар гына түгел, рус, итальян, халык җырлары һәм заманча җырлар бар. Мондый төрлелек нәтиҗәсендә катнашучылар төрле халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белә.

«Күгәрчен» башкорт һәм татар фольклоры ансамблендә 6-17 яшьлек балалар шөгыльләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100