Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Екатеринбург хакимияте җитәкчеләре мөселманнар гозеренә колак салды
Екатеринбург хакимияте җитәкчеләре мөселманнар гозеренә колак салды
(Екатеринбург, 21 июль, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәрендә яшәүче бер төркем мөселманнар, шәһәр зиратларында хезмәт итүчеләрнең эшләрен тикшерүне сорап, шәһәр хакимияте органнарына һәм муниципаль зират җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Аларны бериш хезмәткәрләрнең кеше кайгысында акча эшләве борчый.
Сүз дә юк, мәрхүмнәрне бөтен кагыйдәләренә туры китереп соңгы юлга озату, якыннарыңны югалту аркасында тирән кайгы кичерү белән беррәттән, бик зур мәшәкать һәм зур чыгымнар таләп итә. Соңгысы күбрәк кеше кайгысында үзләренә акча эшләү максаты белән яшәүчеләр аркасында килеп чыга. Әйтик, Екатеринбург шәһәре зиратларында зират эшчеләре тарафыннан кабер казу һәм күмү эшләре өчен рәсми боерык белән 1225 сум күләмендә бәя билгеләнгән. Ә чынлыкта исә, кабер казучылар мәрхүмнең туганнарыннан күпкә артыграк ала.
Екатеринбург шәһәрендәге татар хәрәкәте ветераны, олыгайган көндә дә халык өчен тырышып йөрүче, тынгысыз җанлы Рифат ага Рәхмәтуллин сөйләвенчә, зират хезмәткәрләре мәрхүмнең туганнарыннан 10-15 мең акча таләп итә, өстәвенә бишәр шешә аракы да сорыйлар икән. Кеше кайгысында акча эшләргә маташучыларны акылга утырту нияте белән рәсми органнарга мөрәҗәгать итү дә бу хәлгә чик кую теләгеннән булды, ди ул. Екатеринбург шәһәренең коммуналь социаль объектлары директоры Эдуард Степанов бу гозер белән килгән мөселманнарга махсус рәсми кәгазь язып биргән.
Рифат ага Екатеринбург читендә урнашкан Садовый поселогында яңа татар зираты булдыру өчен дә соңгы елларда бик күп көч куйган кеше. Инде мәрхүм булган мөселман кардәшләребезне, бөтен кагыйдәләренә туры китереп, вакытында гүргә иңдерү өчен шартлар тудыру бик мөһим. Шуны искә алып, Рифат абый Екатеринбург шәһәрендә мөселманнар иң күп яши торган Орджоникидзе районында урнашкан Рахман мәчете имамнарының бу эштә ярдәм итәргә әзер торуларын белдерде. Аның әйтүенчә, мәетләрне ундүрт-уналты катлы йортларга алып менү һәм алып төшү бик кыен. Шуңа күрә Рахман мәчетендә бу эшләр өчен аерым бүлмә яраклаштыру каралган. Шунда мәетләрне, мөселманча итеп юып, кәфенләп һәм җеназа укып, соңгы юлга озату килешенгән.
Екатеринбург мөселманнарының гозерен искә алып, җирле хакимият органнары тагын бер яхшы гамәл кылды. Бу көннәрдә шәһәр автобус маршрутларының берсенә бераз үзгәреш кертелде. 56 нчы маршрут белән йөри торган автобуслар татар зираты янында да тукталыш ясаячак. Каберләрне төзәтү, зиярат кылу өчен барып йөрергә өстәмә мөмкинлекләр тудырганы өчен, мөселманнар шәһәр җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз