news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатеринбург эшмәкәре Васильян Миндияров өлкәгә “Татар радиосы”н кертүне сорый

“ТНВ Планета” телевизион тапшыруларын үзебез дә, балалар да бик яратып карыйбыз. “Татар радиосы” эфирын тыңлау мөмкинлеген дә көтәбез", - диде ул.

Екатеринбург эшмәкәре Васильян Миндияров өлкәгә “Татар радиосы”н кертүне сорый
Алсу Исмәгыйлева

(Екатеринбург, 15 февраль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Свердловск өлкәсендәге татар эшмәкәрләре белән очрашуы вакытында шәхси эшмәкәр Васильян Миндияров өлкәдә “Татар радиосы” тапшыруларын тыңлау мөмкинлеге булдыруны сорады.

“ТНВ Планета” телевизион тапшыруларын үзебез дә, балалар да бик яратып карыйбыз. “Татар радиосы” эфирын тыңлау мөмкинлеген дә тудырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек”, - дип мөрәҗәгать итте ул Шәйхразиевка.

“Без бу мәсьәлә буенча Киров өлкәсе белән дә эшли башладык. Бу эштә авырлыклар юк, ул финанс яктан да чыгымлы түгел, тик бу вакыт эше, чөнки ул документлар җыюны таләп итә”, - дип аңлатты Милли Шура рәисе.

Ул биредә “ТНВ Планета” телевизион тапшыруларын, “Шаян ТВ” балалар телевидениесе тапшыруларын карап булуын искәртте.

  • Свердловск өлкәсендә һәм Екатеринбург шәһәрендә бүгенге көндә 135000 татар яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot