news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатерина Макарова дөньяның беренче ракеткасын отты

"Ролан Гаррос" теннис турнирының старт матчында уңышка ирешү өчен Россия теннисчысына 1 сәгать тә 22 минут вакыт җитте.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Россия теннисчысы Екатерина Макарова теннис буенча Франциянең ачык чемпионатында дөньяның беренче ракеткасы – Германия спортчысы Ангелик Кербердан өстен чыкты – 6:2, 6:2.

"Ролан Гаррос" теннис турнирының старт матчында уңышка ирешү өчен Хатын-кызлар теннис ассоциациясе (WTA) рейтингында 40 нчы урында урнашкан Россия теннисчысына 1 сәгать тә 22 минут вакыт җитте.

"Ролан Гаррос"ның икенче әйләнешендә Екатерина Макарова Украина спортчыларының берсе – Леся Цуренко һәм Екатерина Козлова арасында барган уенның җиңүчесе белән очрашачак.

22 май – 11 июнь көннәрендә уза торган "Ролан Гаррос" турнирының приз фонды – 36 миллион евродан артып китә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100