news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Екатерина Кошкина һәм Нияз Билалов Татарстанның иң яхшы спортчылары-2024 дип танылды

Бүген Казанда 2024 елда Татарстанда иң яхшы дип табылган спортчыларның исемнәрен игълан иттеләр. Хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россиянең спорт мастеры Екатерина Кошкина, ир-атлар арасында дзюдо буенча Россиянең спорт мастеры Нияз Билалов билгеләп үтелде. Бу хакта Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында узган тантанада катнашкан «Татар-информ» хәбәрчесе хәбәр итте.

Ике спортчы да Казанда БРИКС уеннарында үзләрен күрсәтте, Билалов шулай ук Зур Шлем турнирында көмеш медаль иясе булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot