news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатерина Гамова: "Командада яңа уенчылар бик күп, әмма максат һәм бурычлар элеккечә кала"

Казанда волейбол буенча яңартылган "Динамо" командасын тәкъдим иттеләр

 (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының актлар залында "Динамо-Казан" командасын тәкъдим итү булды. Хатын-кызларның волейбол буенча яңартылган командасы белән очрашуга матчларда командага көч өстәүче вуз студентлары, спорт ветераннары, журналистлар килгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе, ТР "Динамо" физкультура-спорт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәров, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР буенча баш федераль инспектор, "Динамо-Казан"ның беренче президенты Ренат Тимерҗанов та очрашу кунаклары булды.

Презентация кысаларында "Динамо-Казан" клубы вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин һәм клуб директоры Сергей Чернышов команданың яңа уенчылары – Дарья Малыгина, Татьяна Романова, Олеся Николаева, Юлианна Аброскина, Елена Юрьева, Ева Янева, Елена Ежова һәм Виктория Чаплинага футболкалар тапшырды.

"Бүген Россиядә Казан турында спорт башкаласы буларак сөйлиләр. Татарстанда спортның күп төрләре үстерелә, бу безгә дан, хөрмәт, танылу китерә. Ир-атлар һәм хатын-кызлар волейболы - Татарстан спорт муенсасында иң кыйммәтле энҗе", - дип билгеләп үтте ТР волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин. Ул ассызыклаганча, волейбол - команда уены, шуңа да "Динамо-Казан"дагы коллективлык рухының саклап калынуын теләде федерация президенты. "Җиңү авыр, ә җиңүне саклап калу тагын да катлаулырак. Сезгә каршы аеруча тырышлык, сездән өстен чыгу теләге белән уйнаячаклар", - дип билгеләп үтте Ф. Мөхәммәтшин.

Искәртеп узабыз, узган сезонда Казан кызлары дөнья чемпионаты, Чемпионнар лигасы һәм дөнья клуб чемпионатында җиңү яулаган иде.

"Сез динамовчыларның Россия һәм халыкара ярышларда Татарстан данын лаеклы төстә яклаганын беләсез. Әмма динамовчылар таҗында иң зур бриллиант - ул "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол клубы. Безнең кызлар ирешкән уңыш, башка беркемдә дә юк", - дип ассызыклады ТР "Динамо" физкультура-спорт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәров.

"Миңа команда каршында бурыч куюдан башка берни калмый: узган ел бөтенесен җиңдек, быел да барысын да җиңеп барабыз. Сезнең алда башка бурыч куя алмыйбыз", - дип өстәде ул. "Без башканы көтмәгән дә идек", - дип җавап бирде "Динамо-Казан"ның баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов. "Быел Россия чемпионатында алтын медальләр алу һәм Чемпионнар лигасында җиңү юлында көндәшлек бик көчле булачак. Безнең көндәшләр көчәя. Безнең чемпионлык чоры беренче ел гына дәвам итми. Аны бу сезонда да дәвам иттерербез дип өметләнәм", - диде остаз.

"Сезон катлаулы булачак, ел саен командалар үз составларын көчәйтә. Әмма безнең команда да көчсез түгел, хәтта, бераз көчлерәк тә - беренче чиратта, команда рухы белән. Команда рухы, шулай ук безнең эш, тырышлык, тәҗрибә белән бу сезонда да, элеккегесендә кебек югары нәтиҗәләргә ирешербез дип өметләнәм", -  дип өстәде команда капитаны Мария Бородкова.

Аннары тренерлар һәм команда уенчылары, ТР Волейбол федерациясе җитәкчелеге журналистлар һәм җанатарларның сорауларына җавап бирде. Әйтик, сорауларның берсе команданың төп көндәшләренә кагылды. "Өч "Д" тенденциясе сакланып кала: безнең команда, Краснодар һәм Мәскәү "Динамо"лары. Шулай ук "Уралочка" белән "Заречье"ны да шунда кертергә була", - дип билгеләп үтте Казан командасы тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов.

Шулай ук команданың яңартылган составына кагылышлы сораулар да булды. "Мәйданчыкка карасак, бездә иске составтан 4 кеше калды, бу яртысыннан күбрәк дигән сүз, бик начар түгел. Ә яңа килгән кызлар булганнарыннан калышмый. Яңа уенчылар күп, әмма максат һәм бурычлар элеккечә кала", - дип шәрехләп узды Казан командасы лидеры Екатерина Гамова.

"Без республикадагы һәр командада үз спорт мәктәпләребездә тәрбияләнүчеләр күбрәк булсын дип тырышабыз. Әмма командаларның күпчелегендә легионерлар булуның әллә ни тискәре якларын күрмим. Алар үзләренең яңа технологияләре белән килә, тәҗрибә алмашу була", - диде үз чиратында ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин.

Яңартылган "Динамо-Казан" командасының беренче матчы җомга, 24 октябрьдә, Татарстан башкаласында Краснодар командасына каршы узачак.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100