news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургтан «Яшен» оешмасы җитәкчесе: Татар яшьләре көннәренә ел да киләбез

Екатеринбургтан «Яшен» оешмасы җитәкчесе: Татар яшьләре көннәренә ел да киләбез
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган Татар яшьләре көннәре дәвам итә. Аның кысаларында төрле файдалы чаралар һәм кызыклы очрашулар үтә. Екатеринбург шәһәреннән «Яшен» оешмасы җитәкчесе Ринат Каштанов әлеге зур чарада ел да катнашуларын әйтте һәм фикерләре белән уртаклашты.

«Безнең оешма —Урал федераль округында иң зурлардан. Үзебезнең яшьләр үзәге бар. Якынча 250 кеше безнең сафта. Бирегә 13 делегатыбыз килде. Татар яшьләре көннәренә ел да киләбез, актив катнашабыз», — диде Ринат Каштанов «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш, «Яшен»нең көндәлек эшчәнлеге турында сөйләде.

«Мәгариф, спорт, социаль проектларны гамәлгә ашырабыз. Көн саен бездә татарча сөйләшү клублары, биюләр үтә. Бушлай волейбол уйнарга мөмкинлек тә бар. Киләчәктә, аена бер бокс буенча да тренировкалар үткәрергә ниятлибез. Өлкәннәр белән дә эшлибез. Хәтта кулинария буенча да мастер-класслар уза бездә», — диде ул.

Ринат Каштанов ассызыклавынча, яшьләр милли оешмада бик актив.

«Яшьләр хәзер бик актив, мин 2017 елда бу оешманы җитәкли башладым. Югары уку йортлары белән эшлибез. Безнең эшләр социаль челтәрләр аша да даими яктыртыла. Һәрбер чарага 1-2 яңа кеше килә, гадәттә. «Сарафан радиосы» яхшы эшли. Яңа килгәннәр анкета тутыралар», — дип билгеләп үтте ул.

«Хис-кичерешләр бик матур. Башкалар белән дә танышабыз, үзебезнең оешманы да танытабыз. Башкалар белән аралашып, яңа танышулар булдырасы, эшчәнлектә кулланырлык лайфхаклар өйрәнәсебез килә», — ди «Яшен» яшьләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100