Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Эхо Москвы в Уфе»ның шеф-редакторы үзен «Казан белән элемтәдә» гаепләүгә җавап бирде
Гауга аның танылган журналист Разиф Абдуллинны эшкә алуына бәйле рәвештә социаль челтәрләрдә чыкты.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Эхо Москвы в Уфе» радиостанциясенең шеф-редакторы Руслан Вәлиев үзенең социаль челтәрләрдә Казан белән бәйлелектә гаепләнүенә аптыравын бедерде. Гауга аның танылган журналист Рәзиф Абдуллинны эшкә алуына бәйле рәвештә социаль челтәрләрдә чыкты.
«Без кешеләрне эшкә милләте буенча тикшереп алмыйбыз. Минем критерийларым башка», — дип җавап бирде үзен танылган журналист Разиф Абдуллинны эшкә алуда гаепләгән Башкортстан вәкилләренә. Әлеге җавабын «Татар-информ» хәбәрчесенә дә кабатлады.
«Уфада Эхо Москвы» радиостанциясенең кадрлар сәясәтенә һәм эш юнәлешенә бәйле низаг Руслан Вәлиевның аккаунтында башланды. 1 ноябрь көнне ул анда Разиф Абдуллин белән төшкән фоторәсемен урнаштырып, аны радиостанциянең яңа хезмәткәре дип тәкъдим иткән иде.
Берничә кеше радиостанцияне Казан тәэсирендә эшләүдә гаепләде. Алар редакциянең политолог, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллинны эфирга чакыруын аргумент итеп китерделәр.
«Минем өчен журналистның яхшы профессионал булуы, текст белән эшли белүе, эфирлар алып бара алуы мөһим. Разиф тәҗрибәле журналист, төрле басмаларда баш мөхәррир булган. Шуңа да минем бернинди шигем дә булмады», — дип шәрехләде Руслан Вәлиев.
«Кайбер иптәшләрнең болай язуы бик ямьсез күренеш. Бәхеткә, алар күп түгел. Минем күп язылучыларым бу хәбәрне хуплап каршы алды, котладылар», — дип дәвам итте ул. Руслан Вәлиев үзен дә, Разифны да Казан белән бәйлелектә гаепләүнең нигезе булмавын, Казанга бары тик бер тапкыр анда да турист буларак кына килүен әйтте.
Разиф Абдуллин үзе бу хәлләргә гаҗәпләнгән, ләкин юмор белән караган. Руслан Вәлиев аның җавап итеп ннидидер адымнар ясарга җыенмавын билгеләп узды. «Гаҗәпләндек, алга таба тормыш дәвам итә», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз