news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Эхо Москвы” баш редакторы Алексей Венедиктов Твиттер аккаунтында татарча исәнләшкән

Быел “Эхо Москвы” радиостанциясендә “Татарча сөйләшәбез” (“Говорим по-татарски”) тапшыруы башланды.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). ““Эхо Москвы” баш мөхәррире Алексей Венедиктов Твиттер аккаунтында татарча исәнләшкән. Ул “Хәерле иртә!” дип язган.

Моңа җавап итеп, татарлар "Хәерле иртә!", "Җомга мөбәрәк!", "Миннән өчпочмак!" дигән хуплау сүзләре язган.

  • Быел җәй азагында "Эхо Москвы” радиосында “Татарча сөйләшәбез” (“Говорим по-татарски”) тапшыруы башланды. Тапшыру эфирда көн саен сәгать 08:33, 16:33, 19:33 чыга. Аны “Эхо Москвы” журналисты Максим Курников һәм филология фәннәре кандидаты, “Умарта” Мәскәү татар милли-мәдәни мохтәриятендәге татар теле курслары җитәкчесе Лилиана Сафина алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100