Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Егор Тарнавский Яңа Чишмә районы башлыгы итеп билгеләнде
Бүген V чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль районы советының беренче утырышында район башлыгы итеп Егор Тарнавский сайланды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Карар яшерен тавыш бирү барышында кабул ителде: аның кандидатурасын советның яңа составындагы 26 депутат хуплады.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Роза Гайнетдинова, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты. Утырышны советның өлкән депутаты Гомәр Сөләйманов алып барды.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына Егор Тарнавскийның кандидатурасын тәкъдим итәм. Ул үзен нәтиҗәле һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте. Аның кешеләр һәм коллективлар белән эшләү тәҗрибәсе зур», – диде Тимур Галиев.
Вазифага билгеләгәннән соң Егор Тарнавский ант бирде һәм утырышны алып баруын дәвам итте. Аның тәкъдиме белән район башлыгы урынбасары итеп Надежда Попкова сайланды.

Утырыш V чакырылыш депутатларына таныклыклар тапшыру һәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Черемухово авыл җирлеге башлыгы вазифасында күпьеллык хезмәтен тәмамлаган Елена Сальцинага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Фото: Яңа Чишмә районының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз