Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Салават Юлаев” командасына каршы уңышлы уеннан соң “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матбугат конференциясе вакытында әлеге матчның катлаулы булуын да яшермәде.
“Тулаем алганда, уен бик яхшы булды. Командалар яхшы кәеф белән уйнады, яхшы хоккей күрсәттеләр. Уен катлаулы булды. Күплектә алка кертә алуыбыз сөендерә. Егетләрнең ничек эшләвеннән канәгать калдым”, – диде Билалетдинов.
Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында “Салават Юлаев” командасын отты. Уфада узган бүгенге матч “Ак Барс” файдасына 5:0 исәбе белән төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз